ТР Дәүләт Советы мәдәни мирас объектлары турындагы закон проектына үзгәрешләрне хуплады

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын хуплады. Документ федераль законнарга туры китерелгән һәм Комитетка яңа вәкаләтләр бирә.

Нәрсә үзгәрә:

1. Мәгълүматларны ДОМ.РФ  системасына тапшыру 2026 елның 1 июненнән Комитет төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары турында белешмәләрне торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасына кертәчәк (60-ТРЗ номерлы законның яңа редакциядәге 3 ст.). Система ДОМ.РФ тарафыннан идарә ителә. Бу һәйкәлләр турындагы мәгълүматларны торак төзелеше турындагы мәгълүмат белән синхронлаштырырга һәм шәһәр төзелешен җайга салуның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

2. Ачыкланган объектларның чикләрен раслау Закон проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына ачыкланган мәдәни мирас объектлары территорияләренең чикләрен раслау тәртибен билгеләү вәкаләтен бирә. Чикләрне Комитет раслаячак (60-ТРЗ номерлы Законның яңа редакциядәге 5 ст.). Әлеге норманың кирәклеге ачыкланган объектларга якын территорияләрдә төзелеш ниятләренә бәйле милекчеләрдән һәм проектлаучылардан килгән сорауларга бәйле.

3. Терминологияне төгәлләштерү Республика законына федераль законнарның актуаль терминологиясе кертелә: «мәдәни мирас объектларының бердәм саклык зонасы, төзелеш һәм хуҗалык эшчәнлеген җайга салуның бердәм зонасы һәм саклана торган табигать ландшафтының бердәм зонасы» (кыскартылып — «мәдәни мирас объектларын саклауның берләштерелгән зонасы»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International