2026 елның 13 апрелендә Казанда Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты мәйданчыгында Россия Мәдәният министрлыгы вәкилләре, илнең әйдәп баручы археологлары, хакимият һәм бизнес вәкилләре җыелды. Видео-конференц-элемтә режимында дискуссиягә Людмила Коновалова - Россия Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны дәүләт тарафыннан саклау департаментының археология бүлеге башлыгы, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Коми республикалары, Мари Эл һәм башка регионнар археологлары кушылды.
Утырышны ачып, Комитет рәисе урынбасары Гөлия Камалетдинова билгеләп үткәнчә, республиканың дәүләт органнары һәм җирле үзидарәсе территорияләрне үстерү һәм археологик мирас объектларын саклау буенча бергәләп чишелешләр таба. Соңгы ике айда Комитетка җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү буенча ике меңнән артык килешү кергән. Археологиянең җирләрне күчерүгә кагылышлы һәр объекты җентекләп өйрәнелгән –белгечләр дәүләт һәм мөрәҗәгать итүчеләр мәнфәгатьләренә җавап бирә торган чишелешләрне эзләгән.
Фикер алышуның төп темалары
Мәдәни мирас объектлары чикләрен билгеләү
Доклад белән А.Л. Багин, тарих фәннәре кандидаты, «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУнең археологик мирас бүлеге мөдире чыгыш ясады.
Актив төзелеш шартларында коткару археологиясе
К.Э. Истомин, тарих фәннәре кандидаты, «Прикладная археология» ҖЧҖ директоры, төзелеш сроклары классик казуларга вакыт калдырмаганда, коткаручы археологик эшләрне үткәрү турында сөйләде.
Геомәгълүмат системалары һәм 3D-модельләштерү
Г.М.Сәйфетдинова, техник фәннәр кандидаты, ТР Фәнннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге археология институтының геомәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире Идел буеның 17 мең һәйкәле базасында цифрлы технологияләр мөмкинлекләрен тәкъдим итте.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре
Төп чишелешләрнең берсе кыр эшенең бер өлешен цифрлы мохиткә күчерү тәкъдиме булды. Чикләрне модельләштерү һәм һәйкәлләрнең сакланышын фаразлау техника участокка чыкканчы түбәндәгеләргә мөмкинлек бирәчәк:
· археологик мирасны саклап калырга;
· инфраструктура объектларын тапшыру срокларын өзмәскә;
· археологлар, хакимият һәм төзүчеләр арасында нәтиҗәле диалог төзергә.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча законнарны һәм археологик мирасны саклау практикасын камилләштерү буенча конкрет тәкъдимнәр белән резолюция төзеләчәк.
Түгәрәк өстәл шуны күрсәтте: бүген археологияне саклау – тыюлар түгел, ә территорияләрне үстерү һәм тарих алдындагы җаваплылык арасында баланс эзләү.