«Сез кешеләрне Аллаһка кайтардыгыз»: Айбаш мәчете имамы Комитетка изге урынны торгызган өчен рәхмәт белдерергә килде

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

2026 елның 20 мартында тәмамланган масштаблы реставрациядән соң, Айбаш авылындагы XX гасыр башы уникаль агач мәчет дин тотучылар өчен яңадан ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

7 апрельдә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына җирле мөселман дини оешмасы – Айбаш авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы Дамир Якуб улы Хәбибуллин изге урынны торгызган өчен шәхсән рәхмәт белдерергә килде.

«Мин республикабыз өчен шат! Хезмәтегез өчен рәхмәт! Игелекле эшләрегез өчен рәхмәт Сезгә! Кешеләрне Аллаһка кайтарганыгыз өчен. Мондый биналарны торгызу халыкның ышанычын ныгыта. Кешеләр башкача карый башлый», – диде имам.

Менә ул, чын бүләк. Дипломнар да, хисаплар да түгел. Ә шатлык яшьләре һәм рәхмәт сүзләре. Без дәвам итәрбез. Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Изге урынны торгызуда чиксез ярдәм күрсәткәннәре өчен халыкка рәхмәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International