ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты закон кысаларында тарихи мирас мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклый. Махсус игътибар – резонанслы өч объектка. Комитетның принципиаль позициясе: һәр объект уникаль, һәм аны югалту катгый йогынты чараларын таләп итә.
Токарная урамы, 5: Комитет җинаять эшен таләп итә
Токарная урамы, 5 адресы буенча тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объектны җимерү Эчке эшләр министрлыгы органнары белән уртак тикшерү предметына әверелде. Комитет җинаять эше кузгатуны таләп итүен дәвам итә.
Гомуми мәйданы 1020,7 кв.м булган милек комплексы җир кишәрлеге белән 2023-2025 елларга Казан шәһәренең муниципаль милеген хосусыйлаштыруның фаразлау планына кертелгән. Сату нәтиҗәләре буенча объект 2024 елның 12 июлендәге «Байлык №3» ҖЧҖ милкенә сату-алу килешүе буенча күчкән. Объект яңа милекчегә 2024 елның 22 августында тапшырылган.
Шунысы мөһим: аукцион документациясендә, сату-алу шартнамәсе проектында һәм төзелгән шартнамәдә бинаны шәһәр формалаштыручы тарихи кыйммәткә ия, дәүләт саклавына тиешле объектлар рәтенә кертү турындагы мәгълүмат тулы күләмдә чагылдырылган. Яңа милекчегә саклау статусы турында хәбәр ителгән, ләкин бу объектны югалтуга комачауламаган.
Волков, 54 һәм Һади Атласи, 2: бурыч – объектларны тәртипкә китерү
Әлеге объектлардагы янгыннар факты буенча Комитет билгеләнгән тәртиптә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына гариза юллады. Полиция органнары тарафыннан җинаять эшләре кузгатудан баш тарту турында карарлар кабул ителде.
Шуның белән бергә, хәзер төп бурыч – милекчеләрне объектларны тиешле хәлгә китерергә мәҗбүр итү. Янгыннан соң ике объект та гражданнарның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Комитет милекчеләргә объектларны саклау һәм янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча кирәкле эшләр башкару турында таләпләр юллаган инде.
«Һәр объект – уникаль, һәм аны югалту катгый чаралар күрелүен таләп итә. Без закон кысаларында эш итәбез. Җинаять җаваплылыгы мөмкин булган җирдә – аңа ирешәбез. Милекчене эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк булган җирдә моңа барлык законлы ысуллар белән ирешәчәкбез», – дип белдерде Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.