ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарихи биналарны һәм территорияләрне судта яклауны дәвам итә

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Комитетның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге профилактикага юнәлдерелгән: белгечләр консультацияләр бирә, профилактик визитлар үткәрә, шул исәптән онлайн рәвештә дә. Әмма сүз закон бозу турында барганда, Комитет суд органнарында һәйкәлләрнең мәнфәгатьләрен якларга әзер.

«Звезда» кинотеатры: ихтыярый реконструкция

Клара Цеткин урамындагы тарихи кыйммәтле шәһәр формалаштыручы объект (элеккеге «Звезда» кинотеатры) суд тикшерүе үзәгенә эләккән. Хокук иясе үз белдеге белән һәйкәлнең йөзен бозып, реконструкция ясаган. Хокук бозуларны милекче ирекле рәвештә бетерүдән баш тарткан.

Бүген Комитетның объектны тиешле тарихи кыяфәткә китерергә мәҗбүр итү турындагы таләбе Арбитраж суды тарафыннан карала.

Нарышкиннар-Паулуччи утары паркы: саклау статусы турында бәхәс

Тагын бер суд тикшерүе барышында Нарышкиннар-Паулуччи  утары милекчесе аның һәйкәл статусын гамәлдән чыгаруга ирешмәкче була. Хәзерге вакытта кабат суд экспертизасы билгеләнүгә бәйле рәвештә икенче суд инстанциясендә тикшерү эксперт бәяләмәсен тапшырганчы туктатып торылды.

2026 елның 27 мартында экспертның мәдәни мирас объекты территориясен карау өчен урынга чыгуы билгеләнгән.

«Бу истәлекле урын өчен күңелләрен кайгырткан җирле халыкка рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International