Агымдагы елда реставрация процессына 66 мәдәни мирас объекты җәлеп ителгән. Объектлардагы барлык эшләр Комитет контролендә алып барыла. Бу дәүләт һәм хосусый милектә булган объектлар, шулай ук дини объектлар. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан 10 объектны реставрацияләүгә 1,8 млрд сум юнәлдерелгән.