Зәй районының Югары Баграж авылында XIX гасырның агач чиркәвен саклау эшләре төгәлләнеп килә. Агымдагы елның май аенда аны ачу тантанасы булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
Белгечләр тарихи бинаның төп каркасын торгызганнар, түбәсен һәм идәнен яңартканнар, гөмбәзне торгызганнар. Чаң манарасын һәм кәрниз элементларын торгызып, храм өлешен реставрацияләү эшләре бара. Тарихи ишекләр, тәрәзәләр һәм декоратив металл рәшәткәләр торгызылган. Электр белән җылыту үткәрелгән, территория төзекләндерелә.
Якындагы планнарда – бизәкләү эшләрен төгәлләү, иконостас урнаштыру, койма монтажлау һәм яшелләндерү.