Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Биектау районының Айбаш авылында «Мәчет, XX гасыр башы» дигән уникаль агач төзелеш сәнгате һәйкәле тормышка кайтарылды. 20 мартта Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында аны ачу тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Татар-информда «Мирасны саклау. 2026 елга планнар» темасына булып узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Барысы да нәрсәдән башланды соң?
2022 елның 13 ноябренә каршы төндә давыл вакытында мәчет түбәсеннән манара кубып төшә. Конструкция терәкләрнең тулысынча черүе аркасында сына һәм шпиль белән бина янындагы җиргә төшеп кадала. Инженер-техник тикшерү күрсәткәнчә, бинаның физик тузу дәрәҗәсе 58% тәшкил иткән. Атламалык системасы, манараның конструкциясе, фундаменты, цоколе (65% ка җимерелгән), бураның аскы нигезе һәм түшәмәләр авария хәлендә булган.
Шул ук вакытта интерьерларда чын элементларның шактый күләме сакланган: өч маршлы агач баскыч, тәрәзә һәм ишек уемнары декоры, базалары һәм капительләре булган пар баганалар, уникаль тимердән коелган фурнитура.
Реставрация процессында:
· чатыр белән капланган һәм аркалы тәрәзәләре булган 8 кырлы манара тулысынча торгызыла
· атламалык системасы торгызыла, түбә япмасы алмаштырыла
· фундамент ныгытыла, гидроизоляция үткәрелә
· цоколь, стеналар, түшәмәләр ремонтлана
· инженерлык челтәрләре яңартыла
Төп нәтиҗә: агач корылмаларның чын элементларының 80% ка якыны сакланып кала. Агач төзелеш сәнгате өчен бу уникаль нәтиҗә.
«Без бинаны гына түгел, бу урынның рухын да саклап кала алдык», – дип белдерде матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.