Федераль әһәмияткә ия булган «Ананьино каберлеге» (б.э.к. VIII–III гасырлар) археология һәйкәле территориясендә гадәти булмаган сакчылар – тыюлык зонасы периметры буенча урнаштырылган 25 агач скульптура барлыкка килгән. Борынгы сугышчыларны хәтерләткән фигуралар 3,9 гектар мәйданлы саклана торган участок чикләрен визуаль билгели һәм тарихи мираска сакчыл караш кирәклеген искә төшерәләр.
Скульптураларның авторы – агачка уеп ясау остасы, МХО катнашучысы Евгений Бикканов. Сугышчан бүләкләре һәм яраланулары белән ул бүген яраткан эше белән шөгыльләнә — Алабуга районының мәдәни ландшафтының бер өлешенә әверелгән уникаль әсәрләр иҗат итә.
Проектның идеясе – Поспеловка авыл җирлеге депутаты, Алабуга музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденконыкы. Поспелово авылы халкы белән бергә ул туристларны җәлеп итә торган комплекс булдыру инициативасы белән чыга. Проект музей коллективы эшләп тапкан акчага тормышка ашырыла.
Һәйкәлне өстәмә саклау өчен агач фигуралар РФ Җинаять кодексының археологик объектларны зарарлаган өчен җаваплылык турындагы нормалары язылган табличкалар белән җиһазландырылган.
«Бу археология объектын саклау мәсьәләсенең гадәти булмаган һәм оригиналь чишелеше. Скульптуралар һәйкәлнең чикләрен генә күрсәтеп калмый, үткәнгә хөрмәт символына да әверелә. Алар җәмгыятьнең игътибарын мирасны саклауның мөһимлегенә җәлеп итә. Ананьино зиратында мең еллар элек яшәгән халыкларның мәдәнияте турында кыйммәтле мәгълүматлар саклана, һәм аны саклау – һәрберебезнең бурычы», – дип ассызыклады ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.
Энтузиастларның иҗади якын килүе һәм җирле халык ярдәме белән борынгы шәһәрлек саклана, өстәвенә яңа тормыш та алган.