Төп намаз, яки Корбан бәйрәме хөрмәтенә Гает намазы Казанның иң борынгы сакланган мәчете – «Мәрҗани»дә үтте. Бәйрәм гыйбадәтләрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Традиция буенча төбәк башлыгы яңа төзелгән яки күптән түгел төзекләндерелгән гыйбадәтханәләрдә бәйрәм намазларын укырга тырыша. Әйтик, быелның 20 мартында Ураза бәйрәмендә Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Айбаш авылындагы борынгы агач мәчеттә булды (1864 елда төзелгән), аны реставрацияләү бәйрәм алдыннан тәмамланган иде.
Төзелешнең 260 еллыгын билгеләп үтүче «Мәрҗани» мәчетен масштаблы реставрацияләү 2024 елның көзендә тәмамланды.
Татарстанда борынгы гыйбадәтханәләрне, шул исәптән агач төзелеш сәнгатен, саклауга зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта Кукмара районының Әсән-Елга авылында республиканың иң борынгы сакланган агач мәчетләренең берсе – 1742 елда төзелгән мәчет торгызыла.