Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты «Бергә саклыйбыз» проектын дәвам итә, ул республиканың изге дини урыннарын торгызу өчен битараф булмаган кешеләрне берләштерә.
«Бергә саклыйбыз» Татарстанның һәр кешесенә мирасны саклауга шәхси өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Без ярдәмгә мохтаҗ объектлар турында сөйлибез һәм иганәләр һәйкәлләрне торгызуга турыдан-туры килсен өчен мәхәлләләрнең реквизитларын бастырабыз.
2022 елда проект Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы җәмигъ мәчетен реставрацияләүгә акча җыюдан башланды. Меңләгән кешенең ярдәме һәм республика бюджетыннан 91,7 млн.сум акча бүлеп бирү нәтиҗәсендә, 2025 елның июнендә, изге Корбан бәйрәмендә, яңартылган мәчет дин тотучылар өчен ишекләрен ачты. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
2026 елның беренче чыгарылышы: Янсуар Покров чиркәве
Бүген Питрәч районының Янсуар авылындагы Покров чиркәвенә ярдәм кирәк. Гыйбадәтханәне реставрацияләү проекты «Татарстан мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән һәм Комитет тарафыннан килештерелде. Хәзер сүз битараф булмаган кешеләргә – җирле мәхәллә изге урынны торгызу өчен акча җыя башлады.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин:
«Шунысы куанычлы, инициатива халыкның үзеннән килә – кешеләр мәхәллә оештырган һәм гыйбадәтханәне торгызуга акча җыялар. «Бергә саклыйбыз» проекты үз көчен раслады инде: Мәчкәрәдәге мәчетне без уртак тырышлык белән коткарып калдык һәм аны Корбан бәйрәмендә ачтык. Покров чиркәвен дә бергә торгыза алачагыбызга ышанам».
Комитет мәхәллә реквизитларын бастыра – һәр иганә турыдан-туры гыйбадәтханәне торгызуга юнәлдереләчәк.
Ярдәм өчен реквизитлар:
Түләүне алучы (кыскартылган атамасы): МРОП ПРИХОД ХРАМА ПОКРОВА ПРЕСВЯТОЙ БОГОРОДИЦЫ С. ЯНЦЕВАРЫ ПЕСТРЕЧИНСКОГО Р-НА РТ КАЗАНСКОЙ ЕПАРХИИ РУССКОЙ ПРАВОСЛАВНОЙ ЦЕРКВИ (МОСКОВСКИЙ ПАТРИАРХАТ)
Исәп-хисап счеты: 40703810762710000472
Банк: СБЕРБАНК ГАҖ №8610 «БАНК ТАТАРСТАН» БҮЛЕКЧӘСЕ
Корреспондент счеты: 30101810600000000603
БИК: 049205603
Шәхси тәңгәллек номеры: 1686055370
Түләүнең максаты: Устав эшчәнлегенә иганә
Мәхәлләнең элемтәләре:
Мәхәлләнең настоятеле: иерей Ярослав Петрущенков
📞 Телефон: 8-9600-48-73-34
📧 E-mail: Ivanvolvoc30@yandex.ru
📍 Адресы: 422777, Татарстан Республикасы, Питрәч районы, Янсуар авылы, Үзәк ур., 1 й.