Kazan Digital Week - 2026 кысаларында «Цифрлы мирас» конференциясе узачак

2026 елның 13 марты, җомга

Kazan Digital Week-2026 халыкара форумы кысаларында мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча «Цифрлы мирас» V фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара гадәттәгечә федераль һәм региональ хакимият органнары, фәнни һәм проект оешмалары вәкилләрен, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау өлкәсендәге экспертларны җыячак.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Kazan Digital Week халыкара форумының Оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырыш РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев (видеоконференция форматында) һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Утырышта чараны үткәрүнең яңа сроклары игълан ителде. Kazan Digital Week форумы 2026 елның 29-31 октябрендә узачак. Максут Шадаев, срокларны күчерү чараны сыйфатлырак оештырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады.

Форумның рәсми сайты – kazandigitalweek.com. Катнашучыларны теркәү 2026 елның 1 маенда башлана. «Цифрлы мирас» конференциясендә катнашу өчен заявка тутырганда тиешле тематик юнәлешне сайларга кирәк. «Цифрлы мирас».

Форумның төп вакыйгаларыннан берсе мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләренә багышланган «Цифрлы мирас» V фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Конференциядә түбәндәгеләр турында фикер алышу планлаштырыла:

· мәдәни мирас объектларын саклап калу өлкәсендә цифрлы технологияләрне куллану;

· һәйкәлләр белән эшләүнең барлык этапларында мәгълүмат системаларын кертү;

· объектларны исәпкә алу, мониторинглау һәм реставрацияләү процессларын оптимальләштерү;

· архитектура һәйкәлләренең цифрлы игезәкләрен булдыру;

· лазерлы сканерлау һәм 3D-модельләштерү технологияләрен куллану;

· мәдәни мирас өчен цифрлы чишелешләр өлкәсендә импортны алмаштыру мәсьәләләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International