Реестрны тулыландыру Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия каршында төзелгән Татарстан Республикасының истәлекле җирләү урыннары буенча Экспертлар советы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Экспертлар советының максаты – Татарстан Республикасының (Татарстан АССР, Казан губернасы) танылган һәм күренекле эшлеклеләренең җирләнү урыннарын истәлекле җирләү урыннарының республика реестрына кертү өчен җәмгыять һәм дәүләт алдындагы казанышларын ачыклау.
Совет составына танылган тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр һәм мәдәни мирас өлкәсендәге экспертлар керә. Җирләү урынын реестрга кертү турындагы карар дәүләт органнарыннан, иҗтимагый оешмалардан, предприятиеләрдән, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләреннән, шулай ук аерым гражданнардан үтенечнамәләр нигезендә кабул ителә.
Реестрны булдыру инициаторы – журналист, «Казанские истории» электрон газетасының баш мөхәррире Любовь Агеева.
Бүгенге көндә реестрга күбесенчә Казанның Арча һәм Яңа татар зиратларында урнашкан 500дән артык каберлек кертелгән. Исемлек ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ш. исемендәге Тарих институты тикшеренүчеләре тәкъдимнәре нигезендә төзелгән. Исемлек белән проектның рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://centr-nasledie.ru/reestr/.
Мәңгеләштерелгән исемнәр арасында:
· Федераль һәм региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары дип танылган 38 каберлек;
· 33 Советлар Союзы Герое һәм 5 Дан орденының тулы кавалеры каберләре;
· 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы чорындагы 27 кардәшлек каберлеге;
· Казан югары уку йортларының күренекле галимнәре һәм профессорлары, мәгърифәтчеләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, очучы-сынаучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре җирләнгән урыннар.
Реестрны булдыру түбәндәгеләр өчен юнәлдерелгән:
· җирле тарихны өйрәнүгә ярдәм итү;
· атаклы якташларыбыз истәлегенә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру;
· тарихи каберлекләрнең һәм мемориаль корылмаларның сакланышын тәэмин итү.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә:
«Исемнәре республика данын тәшкил иткән күренекле кешеләр турындагы хәтерне саклау – безнең уртак бурыч. Истәлекле җирләү урыннары реестрын булдыру – бу юнәлештә мөһим адым. Бүгенге көндә кертелгән 500дән артык исем – бу әле башы гына. Ышанам ки, эшнең яңа формасы безгә танылган эшлеклеләрнең җирләнгән урыннары турындагы мәгълүматларны системалаштырып кына калмыйча, аларны тиешенчә карап тоту һәм саклау өчен дә мөмкинлек бирәчәк. Без бу инициативаны хуплаячакбыз һәм аның үсешенә ярдәм итәчәкбез».
Реестрны тулыландыру эше дәвам итә. Комитет тарихи хәтерне саклауга үз өлешен кертергә теләүчеләр белән хезмәттәшлеккә ачык.