Комитет Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн килгән гаризалар буенча 2700дән артык җавап әзерләде

2026 елның 27 феврале, җомга

Дәүләт хезмәтләре порталында мәдәни мирас объектларын саклау буенча сервислар үсеш ала. Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты республика халкына тарихи биналарны саклау буенча документларны Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыру мөмкинлеге турында искә төшерә. Заманча һәм уңайлы онлайн-сервислар «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча җәелдерелә.
 
Комитет 15 дәүләт хезмәтен күрсәтә, аларны Дәүләт хезмәтләре сайтында онлайн алырга мөмкин, бу исә эшне нәтиҗәлерәк итә. 2025 елда Комитет хезмәткәрләре 2701 дәүләт хезмәтен күрсәткән. Сорауларның күп өлеше Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән. Әйтик, төзелеш һәм хуҗалык эшчәнлегенең башка төрләре өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә мәдәни мирас объектлары булу-булмавы турында 1919 бәяләмә бирелгән. Төзелеш башланганчы җир кишәрлекләренә дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы бәяләмәләре буенча 318 бәяләмә рәсмиләштерелгән.

«Цифрлаштыру нәтиҗәсендә Комитет эше күпкә нәтиҗәлерәк һәм оперативрак булды. Димәк, һәр гражданин кирәкле документларны тиз арада рәсмиләштерә һәм республикабызның мәдәни мирасын саклап кала алачак. Татарстанда яшәүчеләр реставрация чараларына, җирдә һәйкәлләр булу-булмавын тикшерүгә һәм экспертизаларны онлайн-форматта рәсмиләштерүгә документлар тапшыра ала. Шуның нәтиҗәсендә белгечләргә йөкләнеш кими һәм безнең тарихи хәзинәләрне яклау эше тизләнә», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International