Бүген, 18 февральдә, изге Рамазан ае алдыннан Биектау районы Айбаш авылындагы тарихи агач мәчеттә төзекләндерелгән мәчет манарасына ярымай кую тантанасы булды. Ул XX гасыр башында төзелгән һәм татар авыл архитектурасы үрнәге булып тора.
Ярымай кую тантанасында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, рухани вәкилләр, авыл халкы катнашты.
XX гасыр башында төзелгән мәчет ул чорның татар авылы йола архитектурасының үзенчәлекле үрнәге булып тора һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты буларак танылган. Бина традицион төзелеш алымнарын саклап, нарат бүрәнәләрдән төзелгән, ә аның архитектура кыяфәте Татарстанның авыл торак пунктларына хас агач төзелеш сәнгате үзенчәлекләрен чагылдыра. Мәчет агач төзелеш сәнгате һәйкәле булып тора. Совет чорында мәчетләрне бетерү башлана, күп кенә биналарның манаралары җимерелә, әмма Айбаш авылындагы мәчет исән кала. Совет чорында мәчет бинасы кинокартиналар күрсәтү өчен клуб буларак файдаланылган.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика дәүләт программасы кысаларында Иван Гущин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты фәнни проект документациясен әзерләде.
2023 елда Комитет контролендә мәчеттә ремонт-реставрация эшләре, шул исәптән беренче чираттагы аварияләргә каршы чаралар башланды. Реставрация эшләренең күп өлеше Сокуры авылында (Лаеш районы) махсуслаштырылган базада башкарылды, аннан реставрацияләнгән элементлар кире Айбашка кайтарылды. Эш барышында фундамент ныгытылган, бура, өслекләр, корылмалар һәм түбә тулысынча реставрацияләнгән, манара алмаштырылган. Территориядә тәһарәтханә – җәмәгатьчелек файдалана торган һәм намазларга әзерләнү өчен билгеләнгән модульле бина төзелгән.
Тарихи детальләрне төгәл кабатлау өчен архив фотографияләре кулланылган, ә барлык реставрация тыкшынулары экспертиза һәм кирәкле проект һәм башкарма документацияне рәсмиләштерү белән озатылып барган.
«Храмнарны реставрацияләү – тарих һәм халык алдында зур җаваплылык. Чөнки һәр дин тотучы өчен мәчет – Аллаһы Тәгалә белән элемтәгә керүдә аерым урын, рухи чистарыну һәм эчке гармониягә ирешү урыны. Без 2023 елның маенда реставрациягә керешкәндә, бина авария хәлендә иде. Бүген мәчет үзенең тарихи кыяфәтен кайтарып кына калмый, ә заманча инженерлык системалары ярдәмендә яңа тормыш та ала. Эштә бу изге урынның чынлыгын саклап калу өчен традицион технологияләр һәм материаллар гына кулландык», – диде бүген Наталья Прохорова.
Фотоның бер өлешен ТР Биектау районы башкарма комитеты матбугат хезмәте тәкъдим итте.