Бүген Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Казанның 146 нчы «Ресурс» лицеенда эшлекле иртәнге ашта кунакта булды. Очрашуның гадәти булмаган форматын алып баручы ролендә чыгыш ясаган 7 нче сыйныф укучылары үзләре хуплады: балалар алдан ук Комитетның эшчәнлеге белән танышканнар һәм «Мосты через время» фильмын кызыксынып караганнар, аның нигезендә актуаль сораулар әзерләнгән иде.
Лицейның яшь укучылары биналарның мәдәни мирас һәйкәле статусын ни рәвешле алуын, күптән түгел нинди объектларның реставрацияләнүен, заманча технологияләр һәм ясалма интеллектның тарихи кыйммәтләрне саклауга ни рәвешле ярдәм итүен белделәр. Совет сугышчылары каберлекләрен реставрацияләү, шулай ук республиканың рухи һәм архитектура ягыннан изге урыннарын торгызу темасы да игътибарсыз калмады.
Белгечләргә ихтыяҗ булу мәсьәләләре аерым күтәрелде: бүген республикага реставраторлар, осталар, рәссам-реставраторлар аеруча кирәк. Иван Николаевич профильле белемне кайда алырга мөмкин булуы һәм профессиональ командаларның ничек формалашуы турында җентекләп сөйләде.
Очрашу азагында лицей укучылары һәм педагоглар Иван Николаевич Гущинга ачык һәм эчтәлекле диалог өчен рәхмәт белдерделәр, Татарстанның мәдәни мирасын саклау – безнең уртак бурычыбыз һәм горурлыгыбыз, дип билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты «Ресурс» лицее коллективына тарихи дәвамчанлык традицияләрен яклаган өчен рәхмәт белдерә.