Буа һәм Бөгелмә тарихи җирлекләре буенча проектлар Ведомствоара комиссиягә тәкъдим ителде

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.

Мәсьәләләрнең берсе Буа һәм Бөгелмә региональ әһәмияттәге тарихи җирлекләрнең территорияләре чикләре проектлары, саклау предметы һәм шәһәр төзелеше регламентларына таләпләр буенча фикер алышынды.

Ике проект та хуплау алды. Киләсе адым әлеге документларны раслау буенча Комитетның тиешле боерыкларын әзерләү һәм бастырып чыгару булачак.

Утырышта шулай ук Казанда, Зөядә, Алабугада, Чистайда һәм Болгарда яңа төзелеш проектлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International