Кама Тамагы районында Гагарин утарын торгызу өчен инвестор табылган

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Кенәз Гагаринның утары Тәмте авылында урнашкан. Мәдәни мирас объектының торышы канәгатьләнерлек булмавын исәпкә алып, ул ташламалы бәядән хосусыйлаштырылган.

Хәзер реставрациянең зур этабы башлана, аның максаты – тарихи утарга аның беренчел кыяфәтен кайтару һәм мәдәни мирасны саклап, аңа яңа тормыш бирү.

Утар XIX гасырга карый. Ул кенәз Гагаринга һәм аның гаиләсенә кенәз Нарышкиннан XIX гасыр башында эләгә, 1852 елда улына күчә, ә 1890 елда – княгиня Вера Федоровна Гагаринага. Княгиня утарда 1917 елга кадәр яши. Бу классицизм стилендә төзелгән, төгәл геометрик формалары булган өч катлы бина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International