Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының «2025 елда Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт саклавы буенча башкарылган эш һәм 2026 елга бурычлар турында» дигән темага киң вәкиллекле йомгаклау утырышында Добродеева Екатерина, «Торак өлкәсендә дәүләт программалары» бүлекчәсенең тармак программаларын гамәлгә ашыру җитәкчесе үзенең чыгышында хәбәр итте.
«Татарстан – мәдәни мирас объектларын торгызу программасы драйверларының берсе, бу инде торгызылган объектларның яхшы мисаллары белән тәэмин ителә. Наследие.дом.рф платформасында Чистай, Алабуга, Бөгелмә һәм республиканың башка шәһәрләрендә урнашкан 40 тан артык тарихи объект тәкъдим ителгән. Ел ахырына кадәр әлеге объектлар, реставрацияләү һәм регионның заманча икътисадына интеграцияләү өчен, инвесторларга сатуларда тапшырылыр дип планлаштырыла. Агымдагы елда 69 төбәктә 800дән артык объектны әйләнешкә кертү планлаштырылган», - дип сөйләде Екатерина Добродеева.
Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин наследие.дом.рф платформасын Бөтенроссия инвестиция контуры буларак бәяләвен билгеләп үтте, чөнки инвесторлар һәрвакытта да бер төбәк эчендә генә объектлар таба алмый, ә платформа – ул бөтен илгә тарала торган продукт.
Екатерина Добродеева хәбәр иткәнчә, компания мәдәни мирас объектларын торгызганда инвестиция-төзелеш циклын кыскарту өстендә актив эшли, шул исәптән законнарны камилләштерү эшендә дә катнаша. Якын арада Хөкүмәт каравына 161-ФЗ үзгәрешләр җибәрү планлаштырыла, алар федераль милектәге генә түгел, ә төбәк һәм муниципаль милектә булган объектларны да ДОМ.РФ тарафыннан гамәлгә ашыруга мөмкинлек бирәчәк.
Ул шулай ук илнең теләсә кайсы төбәгендә мәдәни мирас объектларын реставрацияләүче инвесторларны ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде: бүген алар еллык 9% ставкасы буенча арзанлы финанслауны җәлеп итә алалар. Мондый шартларда финанслауны инде 6 банк бирә (Альфа-Банк, ВТБ, Банк ДОМ.РФ, ВЭБ.РФ, Сбер, Совкомбанк). Займ акчаларын проект документациясен эшләүгә, реставрация эшләренә һәм объектны заманча файдалану өчен җайлаштыруга кулланырга мөмкин. Программаның операторы – ДОМ.РФ.