Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының «2025 елда Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт саклавы буенча башкарылган эш һәм 2026 елга бурычлар турында» темасына киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды. Анда Россия Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе рәисе Рифкать Миңнеханов, республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Киң вәкиллекле утырыш «Мосты через время» фильмын күрсәтүдән башланды. Аның төп фикере: үткәндәге һәйкәлләрне саклау киләчәк өчен кирәк.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин үзенең докладында 2025 елда Татарстанда реставрацияләүгә кертелгән инвестицияләрнең 5,6 млрд сумга җитүе турында сөйләде, аның яртысы – 2,2 миллиард сум, бу бюджеттан тыш, хәйрия акчалары. Хәзерге вакытта бөтен республика буенча 23 мәдәни мирас объектында реставрация эшләре бара. Билгеләп үтелгәнчә, хәзер төп бурыч мәдәни мирас объектларын саклау гына түгел, ә алар белән идарә итү дә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2030 елга кадәр мәдәни мирас объектларын тәртипкә китерү йөкләмәсе эштә мөһим этәргеч булды. Әлеге йөкләмә кысаларында Комитет авария хәлендәге объектларга масштаблы инвентаризация үткәрде. Татарстанда 184 объект канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Алар арасыннан авария хәлендәге 43 архитектура һәйкәле муниципаль милектә һәм инвесторларга тапшырылырга әзер. Гущин билгеләп үткәнчә, бүген объектларны ташламалы сату механизмы бар, ташламалы кредитлар бар, аларны инвесторларга активрак кулланырга кирәк.
2026 елда республикада мәдәни мирас объектлары саны 2 меңнән артып китте. Аларның күпчелеге – 1,2 мең тирәсе – региональ әһәмияттәге, 473 – федераль әһәмияттәге, 357 җирле әһәмияттәге объект. 2025 елда Татарстанда мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына 145 объект кертелгән. Чагыштыру өчен: бер ел элек республикада 1888 мәдәни мирас объекты булган.
«Безнең стратегик максатыбыз үзгәрешсез кала – мирасны кайгырту объектыннан республика үсеше өчен активка әйләндерү», - дип йомгаклады Гущин.
Кадрлар кытлыгын җиңү буенча узган киң вәкиллекле утырыш карарын үтәү кысаларында беренче адымнар ясалды: Казан федераль университетында яңа профильле кафедра ачылды, Спас районында сәнәгать реставрацияләү мәйданчыгы булдырыла.
Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов шәһәрдә мәдәни мирас объектларын саклау буенча алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Бөгелмәдә хуҗасыз тарихи объектлар юк, барлык мәдәни мирас объектларына карата аларны саклау йөкләмәләре бирелгән, җир кишәрлекләре формалаштырылган һәм мәдәни мирас объектлары чикләренең урнашу урыны төгәлләштерелгән.
Киң вәкиллекле утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та катнашты. Ул Академия һәм Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының уртак проектлары турында сөйләде.
Киң вәкиллекле утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева авария хәлендәге 184 мәдәни мирас объекты проблемасына кагылды. Ул ассызыклаганча, бу исемлек ахыргы нәтиҗә түгел, чөнки инвентаризация процессында мондый объектларның саны артырга мөмкин.
РФ Хөкүмәте бу юнәлештә инвентаризацияләүне һәм федерация субъектлары тарафыннан башкарыла торган эшләрне бәяләүне тәмамлау өчен сроклар билгеләде. Фазлыева Комитетка квартал саен ташландык объектлар белән бәйле вәзгыятьне мониторинглауны башкарырга, процесска район башлыкларын җәлеп итәргә кушты.