Балтачның Ленин урамы, 28 адресы буенча урнашкан «Мортаза байның киез итек фабрикасы бинасы» мәдәни мирас объекты буларак танылган тарихи бина яңа милекчегә сатылган. Бинаның хәзер канәгатьләнерлек хәлдә булмавын (аварияле) исәпкә алып, мәдәни мирас объекты ташламалы бәядән хосусыйлаштырылган (башлангыч бәясе 1 сумнан). Тиешле статус Наследие.Дом.РФ платформасы сайтындагы лот битендә барлыкка килгән.
Яңа милекчегә саклау йөкләмәсе нигезендә сәнәгать архитектурасы үрнәген торгызу бурычы йөкләнә. Объект карточкасында күрсәтелгәнчә, бинаның мәйданы 197,6 м² тәшкил итә. Торгызуның максималь вакыты – 2030 елга кадәр.
Бина 19 гасырда төзелгән һәм сәнәгать архитектурасының кыйммәтле үрнәге булып тора. Эшкуар Мортаза Мөлеков Балтачта киез итек сәнәгатен үстерә. Ул башлыча киез итек җитештерүче фабрикага ия булган. Шулай ук сәүдә йорты, ике кунакханә, чәйханә һәм кибетләре була. 1929 елда Мортаза бай репрессияләнә, ә аның милеге конфискацияләнә.
1 сумга сатуга куелган барлык объектларны Наследие.Дом.РФ сайтында карарга мөмкин.