Иван Гущин «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында 16 яшьлек Венера Мөхәммәдиеваның теләген үтәде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Бүген «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Имәнлебаш авылында яшәүче 16 яшьлек Венера Мөхәммәдиева хыялын тормышка ашырды. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева белән бергә ул Венера тәрбияләнә торган гаиләдә булды, барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм кызга кадерле бүләкләрне тапшырды.

Венера Кыш Бабайдан ике кофта сораган булган – ул күптән хыялланган зәңгәр кофта һәм кыш өчен җылы кофта. Ул акциядә беренче тапкыр катнаша һәм алган бүләкләренә бик шат булды. «Бу бүләкләр өчен рәхмәт, мин шундый бәхетле!» –  диде Венера.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер меңләгән кешене берләштерә. Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендә калган балаларга шатлык һәм Яңа ел тойгысы бүләк итү. Акцияне оештыручылар һәм башкаручылар тырышлыгы белән җиде ел эчендә балаларның 320 меңнән артык яңа ел теләге үтәлгән. «Теләкләр чыршысы» быел 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International