Россия Хөкүмәте 2025 - 2045 елларга «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын саклау» программасын раслады. ДОМ.PФ анда катнашучыларның берсе булды

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Программаның төп бурычлары арасында – 2030 елга кадәр 1000 объектны торгызу һәм регионнарның заманча икътисадына җәлеп итү.

Инвесторлар белән, шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау буенча региональ органнар белән эшләүне кулайлаштыру өчен, РФ Мәдәният министрлыгы белән берлектә, ДОМ.PФ тарафыннан  наследие.дом.рф платформасы булдырылган. Биредә илебезнең 81 төбәгеннән 1600 дән артык мәдәни мирас объекты турында мәгълүмат урнаштырылган инде. Монда ук мәдәни мирас объектлары инвесторларын ташламалы кредитлау программасы турында мәгълүмат та бар, аның операторы буларак ДОМ.PФ чыгыш ясый һәм мәдәни мирас объектлары белән эш башкаруга лицензияләре булган 730 подрядчы базасы бар.

Платформада мәдәни мирас объектларын торгызу эшләренә мониторинг ясау мөмкинлеге бар. «Цифрлы юл картасы»нда инвесторларга тапшырылган 130дан артык объект карточкаларында инде күрсәтелгән. Анда торгызуның планлы сроклары һәм эшләрнең агымдагы этаплары турында мәгълүматлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International