ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Алабугага матбугат туры оештырды

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Алабугага матбугат туры оештырды.

Экскурсия вакытында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының саклау зонасында урнашкан тарихи йортлар күрсәтелде.

Журналистлар «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәгенең төзекләндерелгән бинасында булдылар. Шулай ук катнашучылар инвестицияләр көткән объектлар белән таныштылар: XIX гасыр уртасындагы янгын каланчасы комплексы һәм XIX гасырның икенче яртысындагы һөнәрчелек училищесы административ бинасы.

Комитет рәисе урынбасары Наталья Прохорова кунакларны сәламләп, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – сәүдәгәр Емельяновның капкалы йортын реставрацияләү турында җентекләбрәк сөйләде, хәзер анда «Эврика» балалар үзәге урнашкан.

Моннан тыш, журналистларның сорауларына Алабуга музееның мәдәни мирас объектларын мониторинглау бүлеге мөдире Денис Кондрашин һәм Алабуга муниципаль районы Җир-мөлкәт палатасының милекне исәпкә алу һәм идарә итү бүлеге башлыгы Элеонора Бокан тулы җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International