Бу – илебезне һәм аның мәнфәгатьләрен яклап батырлыклар кылган ватандашларыбызны искә алу һәм горурлык көне.
Бу көнне Бөек геройларның исемнәре белән бәйле урыннарга аерым игътибар бирелә. Сугышларда катнашучыларга багышланган мемориаль комплекслар һәм һәйкәлләр безгә тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турында искәртә. Татарстанда шундый 19 мәдәни мирас объекты бар.
Советлар Союзы Геройлары Муса Җәлил, Аким Гаврилов һәм Григорий Романов яшәгән йортлар сакланып калган. Социалистик Хезмәт Герое, академик Александр Арбузов яшәгән йорт.
Муса Җәлил, Николай Столяров, өлкән сержант Дмитрий Горбунов, майор Петр Гавриловка һәйкәлләр куелган, алар безгә фашизмга каршы көрәш геройлары турында искә төшерә.
Советлар Союзы Геройлары Мәгубә Сыртланова, Петр Воробьев, Вәли Хаҗиев, Гайфетдин Гыйльметдинов каберләре безгә аларның батырлыкларын искә төшерә.