Белгечләр Нурлат районындагы борынгы «Кизләү» мәдрәсәсен тикшерде

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Кизләү авылында ислам архитектурасы энҗесе «Мәдәни мирас үзәге» ДБУ белгечләренең тикшеренү объектына әверелде. Алар бинаның техник торышын һәм объектның архитектур-конструктив элементларын визуаль карадылар.

«Кизләү» мәдрәсәсе игътибарны үзенең гадәти булмаган архитектурасы белән җәлеп итә. Бу псевдоренессанс стилендәге кирпеч бина. Ул авылда XVIII йөз уртасында салынган, ХХ йөз башында мәдрәсәнең агач бинасы тузган һәм шушы уку йорты өчен кирпечтән бина төзергә карар кылынган. Мәдрәсә 1912 елда ачыла.

Уку йорты XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында Россия империясендә төрле дәресләр һәм фәннәр укытыла торган, төбәктәге иң зурысы һәм иң яхшысы дип саналган. Анда татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре (мәсәлән, XVIII - XIX гасыр башы шагыйре һәм фикер иясе Габдрахим Утыз-Имәни Болгари, Нәҗип Думави, Әхмәтзәки Сафиуллин һәм башкалар) укыган.

1918 елда мәдрәсә башлангыч мәктәп итеп үзгәртеп корыла, 2011 елдан тулы булмаган урта мәктәпкә әйләнә. Хәзерге вакытта биредә урта мәктәп урнашкан, аның каршында тарих-туган якны өйрәнү музее эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International