Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин 2025 елның 24-25 ноябрендә Мәскәүдә уза торган «БДБ илләренең Бөтендөнья мирасы» X Халыкара Конгрессы эшендә катнашты.
Форум Бөтендөнья мәдәни мирасны саклау өлкәсендә эшләүче Россия регионнары һәм БДБ илләре вәкилләрен берләштерде. Анда цифрлы технологияләрне куллану (3D-модельләштерү, геомәгълүмат системалары), мәдәни ландшафтларны саклау, объектларның климат үзгәрешләренә тотрыклылыгын арттыру, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә яңа объектларны кертү өлешендә БДБ илләренең хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
Кабул ителгән резолюция берничә төп нигезләмәне үз эченә ала:
Россия һәм БДБ илләренең яңа объектларын Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү инициативасын хупладылар, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Брест ныгытмасы һәм Мамай курганы» мемориалына аерым басым ясалды.
Илкүләм хакимият органнарын Бөтендөнья мирасы объектлары янында төзелешне проектлауга таләпләрне арттырырга һәм мирас объектларына йогынтыны бәяләүнең законнарга тулысынча интеграцияләнүен тәэмин итәргә чакырдылар.
БДБ илләренә мәгълүмати-аналитик алмашуны активлаштырырга һәм бу өлкәдә белем бирү программаларын, фәнни конференцияләрне һәм тикшеренүләрне үстерергә тәкъдим иттеләр.
Территорияләрне социаль-икътисадый үстерүдә мәдәни мирасның мөһим ролен ассызыкладылар, бу аспектны регионның тотрыклы үсеше стратегиясенә кертергә тәкъдим иттеләр.
Чараны РФ Мәдәният министрлыгы, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе, Мәскәү хөкүмәте һәм ИКОМОС илкүләм комитеты ярдәмендә Д.С. Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас институты оештыра.