Лениногорскта нефтьне беренче булып ачучылар монументын мәдәни мирас объектлары реестрына кертү планлаштырыла

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты бу мәсьәләне карау белән шөгыльләнә.

1975 елда куелган әлеге монумент Татарстанда нефть чыгарыла башлауны гәүдәләндерә һәм республикада иң зур булган Ромашкино нефть ятмасын үзләштерү символы булып тора. Монументның биеклеге 33 метрга җитә, ул тутыкмый торган корычтан эшләнгән һәм нефтьчеләрнең скульптура сурәтләре белән әйләндереп алынган фонтаннан гыйбарәт.

Ромашкино нефть ятмасы 1948 елның 25 июлендә ачыла, ул вакытта беренче тапкыр тәүлегенә 60 тонна нефть дебиты булган нефть фонтаны алына, соңрак ул 120 тоннага кадәр арттырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда икеләтә юбилей узды: «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 80 еллыгы һәм республиканың нефть тармагына башлангыч бирүче Лениногорск шәһәренең 70 еллыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International