ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын реставрацияләү һәм җайлаштыру проектын килештерде. Аның фасадларын торгызылган сырлы йөзлекләр, сырлы кәрнизләр, борынгы фотографияләрдәге кебек балкон һәм манара бизәячәк.
Агач тышлыкны аутентик профильле һәм тарихи төстәге яңа такталарга алмаштырачаклар, ә тәрәзә-ишекләрне элеккеге үрнәкләр буенча ясаячаклар. Бина эчендә традицион планировка сакланачак, монда борынгы баскычлар һәм ишекләр реставрацияләнәчәк, идәннәр, түшәм кәрнизләре һәм борынгы технологияләр буенча бизәкләр торгызылачак. Барлык инженерлык челтәрләре, үткәннең атмосферасын саклап калу өчен, яшерен ысул белән яңартылачак.
Реставрациядән соң һәйкәл заманча яшьләр үзәге буларак ачылачак: аның түбәсе астында иҗади остаханәләр, клублар һәм заллар – тарихи диварларда яңа эчлек урнашып, яңадан шәһәрнең бизәге һәм халыкны җәлеп итү ноктасына әвереләчәк.
XIX гасыр ахырында төзелгән земство идарәсе бинасы төбәкнең тарихи үткәнен раслый. Башта ул Спас өязенең административ бинасы буларак эшли. 1917 елгы вакыйгадан соң, җирле хакимият структурасын формалаштырып, нәкъ менә монда мөһим сәяси җыелышлар уздырыла. Совет чорында бина төрле оешмалар, аерым алганда, Куйбышев районы халык депутатлары башкарма комитеты тарафыннан файдаланылган. Бүген һәйкәл җитди реставрациягә мохтаҗ.