«Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУ хезмәткәрләре, мәдәни мирас объектының техник торышын ачыклау өчен, Баруди яшәгән сәүдәгәр Галиев йортын тикшерделәр. Йорт Иске Татар бистәсендә Тукай урамы, 38 адресы буенча Галиев мәчете янында урнашкан.
Ике катлы кирпеч йорт күренекле сәүдәгәрләр Галиевныкы булган. XIX гасырның икенче яртысында барокко һәм классицизм элементларын кулланып, эклектика стилендә төзелгән. 1881 елда архитектор Петр Романов проекты буенча икенче кат төзелә. Йорт 1912 елда сәүдәгәрнең өлкән улы Галимҗан Галиев заказы буенча яңадан төзелә. Мәшһүр татар дин әһелләренең берсе, мәгърифәтче һәм педагог үзенең балачагын, 1860 елдан алып 1875 елга кадәр, Бохарага дини белемен дәвам иттерү өчен киткәнче, шушы йортта үткәрә.
Сәүдәгәр Галиев йорты төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. 2014-2016 елларда тулысынча реставрацияләнгән һәм дәүләт тарафыннан саклана.