Түбән Кама районында XX гасыр башы мәчетен мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә планлаштыралар

2025 елның 14 ноябре, җомга

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Түбән Чаллы авылында 1902-1903 елларда Казанның танылган сәүдәгәрләр династиясе вәкиле Мостафа хәзрәт Сәйдәшев акчасына төзелгән мәчетне архитектура һәйкәлләре реестрына кертү мәсьәләсен карый. Мәчет Идел буеның түбәсендә манарасы булган, ике заллы татар мәчетләре тибына керә.

Ислам архитектурасы һәйкәле тарихи, фәнни һәм сәнгати кыйммәткә ия. Мәчет бинасы Татарстанда безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, бут ташыннан ясалган бик аз санлы дини корылмаларның берсе булып тора. Манарасы югалган булуга карамастан, бина үзенең беренчел күләм-киңлек структурасын саклап калган.

Гасыр дәвамында аны төрле максатларда кулланганнар: бинада мәктәп булган, сугыш елларында аны склад итеп, аннары авыл клубы итеп кулланганнар. 2010 елларда элеккеге мәчет бинасы ташландык хәлдә кала.

Мәдәни мирас объектлары реестрына кертү мәчетнең тарихи бинасын киләчәк буын өчен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International