Зеленодольск районында XVIII гасыр чиркәвен мәдәни мирас объекты итеп танырга планлаштыралар

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Зеленодольск районының Исаково авылында XVIII гасыр Богоявление чиркәвен төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары реестрына кертү мәсьәләсен карый.


Храм композициянең күчәр төзелешле гыйбадәт корылмалары тибына керә. Храмның архитектурасы барокко стиленә карый, ә манарасы – ампирга. Объект югары дәрәҗәдә сакланган, шуңа күрә фәнни кыйммәткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International