Бөгелмәдә «П.А. Воловский йорты» мәдәни мирас объекты яңа хуҗалы булды

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Бөгелмәдә Герцен урамы, 45 адресы буенча урнашкан «П.А. Воловский йорты» мәдәни мирас объекты буларак билгеле тарихи бина яңа милекчегә сатылган.

Бинаның хәзер канәгатьләнерлек хәлдә булмавын исәпкә алып, мәдәни мирас объекты ташламалы бәядән (старт бәясе 1 сумнан) хосусыйлаштырылган.

Яңа милекчегә саклау йөкләмәсе нигезендә XX гасыр башы торак архитектурасы үрнәген биш ел дәвамында торгызу бурычы йөкләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International