Рендерлар: Казан ТЮЗы эчтә ничек үзгәрәчәк

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Казан яшь тамашачы театрының яңартылганнан соң Татинвестгражданпроект әзерләгән эскизларын бастырабыз.

Реконструкциядән соң театр Эчендә «Тере» интерьер концепциясе формалашачак: рәсемле декорацияләр барлыкка киләчәк, алар спектакль яки чарага карап үзгәрәчәк. Реставраторлар залларның тарихи йөзен саклап калачак, әмма аларда шулай ук яңа инсталляцияләр өстәячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Казан дәүләт яшьләр театрын реконструкцияләү проекты Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссиядә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр билгеләп үткәнчә: “Татарстанда традицион рәвештә тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә".

Хәзерге вакытта театрда республика бюджеты хисабына масштаблы ремонт-реставрация эшләре алып барыла.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитетының социаль челтәрләрендә рендерлар карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International