Казанның “Әл-Мәрҗани”мәчетендә БРИКС саммиты көннәрендә музей киңлеге эшли башлады

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә БРИКС саммиты көннәрендә Татарстанның иң борынгы мәчете, аның җәмәгате тарихына багышланган музей киңлеге эшли башлады.

Мәчетнең мәшһүр имамнарының берсе-татар мөселман дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә зур игътибар бирелә. Ул бу мәчеттә 1850 нче елдан 1889 нчы елга кадәр хезмәт иткән. Экспозициядә аның шәхси әйберләре, кулъязмалары, сирәк китаплары, шулай ук мәчет тарихы буенча уникаль фотосурәтләр һәм видеоматериаллар тәкъдим ителгән, мәчетнең архитектурасы чагылдырылган.

Музей шулай ук ислам һәм аның йолалары турында гомуми мәгълүмат бирә. Өч залның һәркайсында интерактив җиһазлар эшли. Дүртенче зал мөселман китапханәсенә бирелгән.

Мәчетнең үзендә ремонт-торгызу эшләрен башкару һәм анда музей киңлеген булдыру Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Реставрация эшләрен Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тикшереп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International