ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм катнашучылары истәлеген мәңгеләштерү буенча эш алып бара. "Казан әйләнәсе" н ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә керттеләр, ул саклану статусын алды.
Казан әйләнәсе - Казанга һәм Урал сәнәгать районына килү юлында немец гаскәрләрен туктатырга тиешле оборона корылмасы. Төзелеш 1941 елның октябрендә башланып, 1942 елның 11 февралендә тәмамлана. Әйләнә Казан тирәли дуга хасил итә һәм хәзерге Апас, Буа, Кайбыч,Тәтеш һәм Спас районнары территорияләре аша уза. Оборона сызыгы озынлыгы 331 км тәшкил итә.
Авыр хәрби шартларда әйләнәне төзү өчен 300 мең кеше катнашырга тиеш була, ләкин аның кадәрне мобилизацияләү насыйп булмый. Эшчеләрнең төп массасын хатын-кызлар, кызлар, студентлар, балалар һәм картлар тәшкил иткән. Эш шартлары бик авыр булган, чөнки төзелешнең төп этабы кышкы чорга туры килә, ул вакытта температура -40 градуска кадәр төшә. Җирне учаклар белән эреткәннәр, ә чокырларны кулдан казыганнар.
Комитет рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта комитет тарафыннан объектның тарихи-мәдәни кыйммәтен билгеләү процедуралары тәмамланган, республиканың Кайбыч районында сакланып калган оборона чокырлары һәм хәрби-техник корылмалар участокларының чикләре тикшерелгән һәм билгеләнгән. Объект тарихи кыйммәткә ия.