22-25 нче октябрь көннәрендә Казан БРИКС саммитын кабул итә. Халыкара дәрәҗәдәге вакыйга кунакларга Казанның уникаль атмосферасына чумарга мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән, республиканың бай мәдәни мирасы белән таныштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү буенча масштаблы эшләр башкарылды. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты игътибары зонасында 80нән артык бина һәм корылма булган. Комитет һәр объект буенча ремонт-реставрация эшләрен аерым алып барды. Комитет масштаблы торгызу эшләре башкарылган иң әһәмиятле биш объектны атады: - Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы. XVIII гасыр башында төзелгән. Аварияләргә каршы эшләр башкарылды, шул исәптән ярыкларны тегү, гидроизоляцияләү, фундаментларны көчәйтү; - Казан федераль университетының төп корпусы. 1826 елда төзелгән. Түбә һәм фасад реставрацияләнде; - Дворяннар җыелышы бинасы – Казан Ратушасы. 1844 – 1852 елларда төзелгән. Авариягә каршы эшләр башкарылды, шул исәптән кирпеч өемнәрендә ярыкларны инъекцияләү, шулай ук түбә һәм фасадны архитектур ремонтлау, яктырту җайланмасы урнаштыру һ. б.; - Тимер юл вокзалы бинасы. 1895-1896 елларда төзелгән. Эчке бүлмәләргә ремонт ясалды, тротуар плитәләре салынды һ. б.; - Казан авиация институты бинасы. 1857 елда төзелгән. Фасад һәм түбә ремонтланды.