Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион советы утырышын уздырды

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Инвестицион советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш барышында 9 инвестпроект каралды.

«АМ Групп» компаниясенең («КамаСтройИнвест» дәүләт корпорациясенә керә) инвестиция проектында Казанның Вахитов районында премиаль дәрәҗәдәге заманча кунакханә комплексы төзү каралган. Проектта комплексны шәһәр инфраструктурасына интеграцияләүгә аерым игътибар биреләчәк, ул кунакларга транспорт белән барып җитү һәм шәһәрнең төп нокталары белән элемтә ягыннан уңайлыклар тудырачак. Барлыгы 270 эш урыны булдырылачак. Рөстәм Миңнеханов объектның катларын саклау зарурлыгын билгеләп үтте, кунакханә әлеге территориянең тышкы кыяфәтен бозмаска тиешлеген искәртте.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International