Комитет Тинчурин исемендәге театрны реставрацияләү проектын карый

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Комитет Горький урамы, 13 нче йорт адресы буенча урнашкан «В.В. Маяковский 1927 елның 20-21 гыйнварында һәм 1928 елның 23 гыйнварында чыгыш ясаган йорт» Мәдәни мирас объектын саклау эшләрен башкаруга караган проект документациясен өйрәнә. Хәзерге вакытта бинада XX гасыр башы театр корылмасы үрнәге – Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры урнашкан.

Йорт Анна Высоцкая өчен, модерн элементлары белән ретроспективизм рухында, архитектор Скаржинский проекты буенча 19 гасырда төзелгән. Соңрак йорт сатыла, морза нәселеннән булган Владимир Молоствов милкенә әйләнә. 20 нче гасыр башында сәүдәгәрләр Кекинныкы була. 1912 нче елда бинада спектакльләр куела башлый. 1917 нче елда театр бинасы миллиләштерелә. 1927 нче һәм 1928 нче елларда биредә Владимир Маяковский лекцияләр һәм үз әсәрләрен укып чыгыш ясый. 1922 нче елдан 1987 нче елга кадәр бинада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры эшли.

Проект документациясе нигезендә, бинаның төзелеш конструкцияләренең техник торышы чикле эш сәләтенә ия дип бәяләнә. Реставрация һәм җайлаштыру проекты кысаларында фундаментны ныгыту, түшәмәләрне көчәйтү,  кирпеч диварларның бөтенлеген торгызу, диварларны гидроизоляцияләү, түбәләрне ремонтлау, инженер системаларын һәм җиһазларын җайлаштыру планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, 2007-2009 нче елларда бинаның фасадлары һәм интерьеры реставрацияләнде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International