Казанда узачак БРИКС саммитына кадәр, тарихи бинаны ремонтлау һәм реставрация эшләре үткәрү планлаштырыла

2024 елның 20 сентябре, җомга

Казанның Муса Җәлил урамында урнашкан,  XIX нчы гасыр ахыры - XX нче гасыр башы «Банк» тарихи йортының фасадын ремонтлау һәм реставрация эшләре үткәрү планлаштырыла. Бина БРИКС саммитын уздыруга бәйле шәһәрне төзекләндерү программасына кертелгән иде.

Йорт 1909 нчы елда модерн стилендә М.И. Челышев, В. Ф. Максимов һәм Ко сәүдә йорты өчен төзелгән. Мәдәни мирас объекты булып тора. Сәүдә вәкиллеге сәүдә йортының товар сәләтен күрсәтү өчен уңайлы бизнес-мәйданчык, металл һәм кирпеч өчен склад биналары буларак оештырылган. Йортның хуҗасы Самара сәүдәгәре һәм Дәүләт Думасы депутаты Михаил Челышевның хатыны – Мария Челышева. Ул аеклык өчен көрәшче булган, исерткеч эчемлекләр сатуны Россия өчен төп бәла дип санаган.

Бина тарихи һәм архитектур кыйммәткә ия. Төп фасадның композициясе ассиметрияле, ике ризалитлы өч өлешле төзелеш. Төп керү урыны булган ризалит ярымколонналы балкон белән ассызыкланган. Тәрәзәләр биек, озынча, һәрбер катта төрле пропорцияләргә ия. Тәрәзә йөзлекләре өстән беркетелә торган агач йөзлекләр белән ассоциацияләнә. Балкон рәшәткәләре тимердән коеп ясалган имән яфраклар белән ботаклар рәвешендәге орнаменттан гыйбарәт.

Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, беренче этап кысаларында бинаның төзелеш конструкцияләрен ныгыту һәм тотрыкландыру эшләре башкарылачак: фундаментларны, араталарны, түшәмәләрне ныгыту, аерым урыннардагы ярыкларны инъекцияләү.

Киләсе этапта фасадларны ремонтлау-реставрацияләү, су агу системасын торгызу, балконның тимердән чүкеп ясалган түбәсен һәм коймасын реставрацияләү, архивтагы сызымнарга һәм тарихи үрнәкләргә нигезләнеп тәрәзә һәм ишекләрне торгызу эшләренә керешәчәкләр. Һәйкәл интерьерындагы тартылмаларны һәм ябыштырып эшләнгән декорны, парад баскычының коймасын торгызачаклар, эчке бизәү эшләре башкарылачак.

"Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты проектны килештергәннән соң реставрация эшләренә керешәчәкләр", - диде Иван Гущин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International