Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү башланды

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августыннан премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.

Премияне алуга гаризаны эшчәнлекләре һәм проектлары иҗтимагый танылу алган һәм коммерцияле булмаган сектор, гражданнар берләшмәләре үсешенә зур өлеш керткән гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар бирә ала.

Дәгъва кылучыларның документлары 2024 елның 20 августыннан 23 сентябренә кадәр (бу көнне дә кертеп) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.

Тәкъдим итү шартлары белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International