Казанда – күренекле татар тел галиме Фазлуллин яшәгән йортта – реставрация эшләре башкарылачак

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында, 1934-1964 нче елларда күренекле татар тел галиме, профессор Фазлуллин Мөхәммәтхан Арәф улы яшәгән төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләрне башкару проект документациясенә дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза тәмамланды.

Бина 1934 елда төзелгән 4 катлы почмаклы йортыннан гыйбарәт. Бина конструктивизм стилендә эшләнгән. Диварлар кызыл кирпечтән салынган, фасадны зур тәрәзәләр һәм балконнар бизи. Бу Казанда торак-төзелеш кооперативы төзегән беренче йорт. Биредә, Фазлуллиннан тыш, башка күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләре: актер Габдулла Шамуков, эвакуация елларында күренекле Совет тарихчылары Борис Греков һәм Алексей Алексимов яшәгән.

Беренче этап кысаларында комитет тарафыннан фасадны ремонтлауга рөхсәт документлары бирелде. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, күп фатирлы торак йортны инженер-техник тикшерү нәтиҗәсендә, кайбер проблемалар ачыкланган.:

- Стропиль системасы мөмкинлекләре чикләнгән хәлдә.

- Чорманың җылылык изоляциясе таләпләргә туры килми.

- Түбә авария хәлендә.

Реставрация эшләре барышы әлеге проблемаларны хәл итүгә, шулай ук бинаның тарихи йөзен саклауга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International