«Архитектор Василий Иванович Кафтыревның Адмиралтейство конторасы комплексы» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын реставрацияләү проекты дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен алды.
Реставрация проекты кысаларында фасадларны ремонтлауны, конструкцияләрне ныгытуны, инженерлык системаларын һәм эчке эшләрне үз эченә алган комплекслы эшләр башкару күздә тотыла. Тарихи детальләрне торгызуга һәм мәдәни мирас объектларының таләпләргә туры килә торган материаллардан файдалануга аерым игътибар биреләчәк.
Киләчәктә, Япеев урамы ягыннан бинаның үзәк өлешендә төп керү юлы булган, күргәзмә заллары, административ һәм коммерцияле зоналар, шулай ук бинаның дүрт катында да ярдәмче бүлмәләр барлыкка киләчәк.
Тарихи белешмә. Карл Маркс урамында урнашкан бина элеккеге Адмиралтейство конторасы буларак билгеле, бай тарихка ия.
XVIII гасыр ахырында архитектор В.И. Кафтырев тарафыннан төзелеп, башта Каспий флоты өчен кораблар төзү үзәге булып хезмәт иткән. 1829 елда Адмиралтействоны бетергәннән соң, бина хәрби госпиталь, кантонистлар казармасы, ә аннары ятимнәр, гарипләр йорты, ахыр чиктә, хастаханә булып, кулдан кулга күчкән.
1865 елда Приказ хастаханәсе базасында шәһәр Земство хастаханәсе оештырыла. Соңрак ул Губерна Земство хастаханәсенә әйләнә. 1880 елларда бина киңәя, аңа яңа флигельләр, дезинфекция камералары, амбулатория һәм анатомия театры өстәп төзелә. 1890 елларда чиркәү һәм часовня төзелә, төп фасады үзгәртеп корыла һәм тәрәзәләре киңәйтелә. XX гасыр башында бина Казанның беренче эшчеләр хастаханәсе, ә революциядән соң хәрби госпиталь һәм дезинфекция станциясе буларак файдаланыла.
Совет чорында бинаның бер өлеше 7 нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә, ә икенче өлеше ГИДУВ каршындагы Республика медицина клиник оешмасына тапшырылган. Совет үзгәртеп корулары чорында кайбер тарихи биналар сүтелә, алар урынына гаражлар һәм торак йорт кебек яңалары төзелә.
2012 елда хуҗалар алмашынганнан соң бинаны реставрацияләү башлана. Нәтиҗә буларак бинаның тышкы бизәлеше торгызылган. Хәзерге көндә бина Казан тарихының төрле чорларына караган эзләрене саклаучы мәдәни мирас объекты булып тора.