“В. И. Ульянов–Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты ансамбле составына керүче “Китапханә бинасы”, 1837 ел” федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектында реставрация эшләре башлана.

2024 елның 21 июне, җомга

Бина танылган архитектор М.П. Коринфский проекты буенча төзелгән. Башта 2 катлы булган. Соңрак аңа китап саклагычның 3 катлы бинасын өстәп  төзиләр.

Китапханә фондларында 10 меңнән артык кулъязма саклана. Аларның күбесе уникаль мәдәнит ядкәрләре булып санала. Шулай ук сирәк китаплар да 3 мең томнан да артып китә. Китап фонды күләме буенча (4 млн. данәдән артык) ул илбездә 4 нче урынны алып тора.

Реставрация проекты нигезендә, бинада соңгы елларда куелган бүлеп торучы диварларны сүтәләр, агач түшәмәләрнең зыян күргән урыннарын ремонтлыйлар, аларны штукатур катламыннан чистарталар.

Чорма бүлмәсендә зур күләмдә эш башкарасы бар: түшәмне яңадан җыярга, терәк өрлекләрне көчәйтергә яки алыштырырга, җылыткыч материалны алыштырырга, агачның черегән өслеген һәм башка агач элементларны сүтәргә һәм әлеге урыннарны антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Түбәне ремонтлау, түбә өслеген һәм түбә япмасын тулысынча алыштыруны, тавыш тәрәзәләрен урнаштыруны күздә тота.

Цоколь катта идәннәр алыштырылачак, яңа юүлеп торучы диварлар урнаштырылачак.

Сак предметы булган элементларны, шул исәптән, түшәм тарттырган җайланмаларны, мичләрне, катлар арасындагы баскычларны реставрацияләү эшләренә зур игътибар бирелә.

Яңа паркет идәннәр җәеләчәк.

Ахырда барлык биналарны да чиста бизәкләү дәрәҗәсенә китерү күздә тотыла.

Барлык эшләр белгечләрнең авторлык һәм техник күзәтүе астында башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International