Казанның 7 нче хастаханәсе скверында Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсенең күренекле белгече Марат Садыйковка мемориаль такта һәм бюст ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.
Талантлы табибның һәм идарәче искә алу өчен туганнары һәм якыннары, шулай ук Татарстан медицина үсешенә керткән казанышларын һәм профессиналь сыйфатын бәяләгән йөзләрчә кеше килгән иде.
Марат Наил улы Садыйков истәлеген мәңгеләштерү инициативасы Казан шәһәренең 7 нче шәһәр хастаханәсе коллективы тарафыннан тәкъдим ителде, ул 2023 елның июненнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының элеккеге башлыгы исемен йөртә.