Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы үтте

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов катнашында Идел буе Болгар халкы тарафыннан ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика оештыру комитетының беренче киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу вакыйга, Владимир Путин кушуы буенча гомумдәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк, шуңа күрә чарада федераль хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, Россия мөселманнарының дини оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Республика Президенты үзенең сәламләү сүзендә мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә игътибар итте.

«Безнең ата-бабаларыбызның мирасын саклау өчен күп эшләр эшләнде. «Яңарыш» фонды ярдәмендә Болгар тарих-архитектура музее территориясендә масштаблы тарихи-археологик тикшеренүләр, мәдәни мирас объектларын реставрацияләү үткәрелде. Борынгы Болгар архитектура комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү зур, җентекле эш нәтиҗәсе булды».

Инде хәзер үк бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында инфраструктура объектлары булдырыла, басма матбугат продукциясе, видеоматериаллар әзерләнә, тематик форумнар, семинарлар һәм күргәзмәләр узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International