Сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның утары торгызылган

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында урнашкан, мәдәни мирас обүекты саналган сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов утары торгызылган. Бүген, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашында торгызылган архитектура һәйкәленең рәсми ачылышы булды.

Ул XIX гасыр ахырында Иж-Бубый авылында туып-үскән беренче гильдия сәүдәгәре, Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов (1927 елда үлгән) тарафыннан төзелгән.

Башта, ике катлы торак йорттан тыш, утар комплексына хуҗалык корылмалары һәм лобазлы кирпеч кибет булган.

Йорт квадрат формасында булган, һәр якта 7 шәр тәрәзә. Фасадлар пилястрамлар белән 3 өлешкә бүленгән. Бу иске фотосурәтләрдә яхшы күренә - 3 тәрәзәнең беренче өлеше, икенчеләре 2шәр.

2 нче катка баскыч бинаның үзәгендә төзелгән. Аңа юл ишегалдыннан кергән.

Йорт биләмәсе территориясе гадәттәгечә татар авыл утарларына хас агачлар утыртылган.

Совет чорында Әхмәтҗановның йорты барлык каралты-куралары белән мәктәпкә тапшырыла, анда озак вакытлар мәктәп була. Әкренләп йорт искерә һәм 2004 елда авария хәлендә булу сәбәпле сүтелгән.

Бары тик йортның нигезе һәм цокольның бер өлеше генә сакланган.

Әмма югалган объектны заманча файдалануга җайлаштырып торгызырга дигән карар кабул ителә. 2016-17 елларда эшләр башланган.

Белгечләр тарихи-архив документларын анализлап, тикшерүләр үткәрәләр. Аның нәтиҗәсендә йортны торгызу буенча фәнни-проект документлары эшләнә.

Эш барышында бинаның тарихи планлаштыру структурасы торгызылды. Кирпеч биек фундаментта тоташ нарат бүрәнәләреннән бура урнаштырылган. Фасадлар аларның тарихи рәсемен яңадан торгызу өчен такта белән тышланган.  Тәрәзә рамнары ылыслы токым агачыннан эшләнгән.  Барлык декоратив кисү детальләре башкарылган - йөзлекләр, кәрнизләр.

Урнаштырылган тышкы ишекләрдәге фурнитуралар 19 гасыр башы чорына туры килә.

Ул чор өчен гадәти булган материаллар эчке эшләнештә дә кулланылган. Барлык агач конструкцияләр ут саклагыч пропиткалар белән эшкәртелгән.

Тарихи оригиналда булганча, капкалы койма урнаштырганнар. Территорияне яшелләндерәләр һәм эчендә табигый таштан ишегалды юллары ясыйлар.

Реставрация нәтиҗәсендә утар 20 гасыр башы фотосурәтләре нигезендә тарихи бинага охшаган. Ләкин аның максаты башкача булачак. Хәзер аның биналарында музей урнашачак. 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International