Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән котлады.
Кадерле дуслар!
Сезне Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне белән котлыйм! Бу уникаль бәйрәм, аның максаты, җәмәгатьчелекнең игътибарын дөньяның мәдәни мирасына юнәлтү, аның даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуын искә төшерү.
Илебезнең бай үткәне уникаль тарих һәм мәдәният һәйкәлләрендә гәүдәләндерелгән. Татарстанда дәүләт саклавында биш меңнән артык архитектура, шәһәр төзелеше һәм археология объекты бар. Бу республикабызның байлыгы, киләчәк буыннарга тапшырылырга тиешле кыйммәте.
Матди мәдәният һәйкәлләрен саклау - уртак хезмәт. Ул кешеләрне берләштерә. Иҗтимагый оешмалар, шәхси инвесторлар, меценатлар үз өлешен кертә. Ел саен дистәләгән объект торгызыла, яңа кулланылыш һәм икенче тормыш ала. Безнең һәркайсыбыз шушы зур, югары әхлаклы эшкә катнашы булырга мөмкин. Үткәнебезне яратырга, кадерен белергә һәм сакларга кирәк. Бүген без мәдәни мирасны саклап калу өчен җаваплы, аны югалту котылгысыз рухи ярлылану, тарихи хәтерне өзүгә китерәчәк.
Бу бәйрәм көнендә барыбызга да тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклауда уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!