Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган күчмә киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзелешен карадылар һәм фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнехановка танышу өчен берничә яңа төзелеш проекты тәкъдим ителде. Алар арасында, Подлужная урамындагы күпдәрәҗәле эш гаражы, Островский урамындагы торак йортлар, Назарбаев урамындагы яңа административ бина, ә Кабан күленең икенче ягында булачак иҗат остаханәләренең ике катлы корпуслары бар.
Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәренең тарихи җирлегендә яңа биналар төзү кайбер чикләүләргә ия һәм ул Президентның игътибар үзәгендә.