Казанда яшәүчеләр Казан Кремле ансамбле һәм башка мәдәни мирас объектларының сак зоналары белән бәйле чикләүләр турындагы мәгълүматтан файдалана ала

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Казанда яшәүчеләр Казан Кремле ансамбле һәм башка мәдәни мирас объектларының сак зоналары белән бәйле чикләүләр турындагы мәгълүматтан файдалана ала.

Сак зонасы чикләре турындашы мәгълүматлар һәм шәһәр төзелеше регламентларына таләпләр Татарстан Республикасы Геопорталында урнаштырылган - http://geo.tatar.ru/ (логин һәм пароль:  demo).

Сайтта яңа төзелеш һәм реконструкциянең рөхсәт ителгән биеклек параметрлары турындагы тулы мәгълүмат, фасадларның материалларына, архитектур яктылык, тышкы реклама таләпләре һәм башкалар урнаштырылган.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренчә, сервис иң беренче чиратта җир кишәрлекләре хуҗалары һәм инвесторлар өчен файдалы булачак.

Белешмә өчен: Казанда урнашкан мәдәни мирас объектлары сак зоналары 2020 елның августында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан расланган иде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International